"Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" илкүләм проекты гамәлдә булган вакыт эчендә 7,6 трлн сумнан артык күләмдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең 500 мең субъектына финанс ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эшчәнлеге турында еллык хисапны тәкъдим иткәндә хәбәр итте.
"Аның гамәлдә булу вакыты эчендә 7,6 трлн сумнан артык суммага ярты миллионга якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме күрсәтелде. Без кредитлауны стимуллаштыру буенча чаралар, "зонтик поручительлекләр", төбәк гарантияләре эшләтеп җибәрдек. Шулай ук лизинг, грантлар, сәнәгать технопарклары", - диде ул.
Мишустин бу механизмнарның барысы да гражданнарга үз эшләрен активрак үстерергә һәм эш урыннары булдырырга ярдәм итә, дип өстәде. "Димәк, төп капиталга инвестицияләр җәлеп ителә. Бу бик мөһим бурыч. Аны үтәү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек секторы өчен генә түгел, барлык компанияләр өчен дә уңайлы эшлекле климат кирәк", - дип ассызыклады ул.