2024 елда туризм өлкәсендә эшләүче 4,6 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек компаниясе дәүләт ярдәмен алган. Бизнес ташламалы шартларда 38 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән, дип хәбәр итте Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе матбугат хезмәте.
2024 елда операторы Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе булган Илкүләм гарантия системасы кысаларында алынган финанс ярдәменең иң зур күләме рестораннар һәм кафеларга, шулай ук кунакханә эшчәнлегенә туры килгән. Бу өлкәләрдә 2,4 мең һәм 654 кече һәм урта эшмәкәрлек (+91% һәм 76%) 15,4 млрд һәм 12,4 млрд сум җәлеп иткән.
"Россиядә туризмны үстерүгә киң инструментлар бар. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча илкүләм проект кысаларында да карарлар бар. Узган елда гына да 4,5 меңнән артык компаниягә ярдәм күрсәтелде. Бу 2023 елга караганда ике тапкырга күбрәк. Бизнес ташламалы шартларда кунакханәләр, рестораннар, кафе һәм туринфраструктура төзү һәм киңәйтүгә 38 млрд сумнан артык җәлеп итте. Шул исәптән "зонтик" поручительлекләр механизмы ярдәмендә, алар кысаларында туристлык өлкәсенә ярдәм итүгә аерым лимит бүлеп бирелде", - дип шәрехләде Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников, аның сүзләре Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе хәбәрендә китерелә.
Төбәкләр арасында туризм өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күләме буенча Мәскәү, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы лидерлар булган, биредә җирле кече һәм урта эшмәкәрлекләр Илкүләм гарантия системасы механизмнары белән 6,13 млрд сум, 2,46 млрд сум һәм 2,14 млрд сум алган.