Татарстанда цифрлы сумны сынау буенча эшче төркем төзелде

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстанда республика территориясендә цифрлы рубльдән файдаланып исәп-хисапларны сынап карау максатларында эшче төркем төзелде. Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын имзалады.

Эшче төркемнең рәисе итеп республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов билгеләнде. Төркемнең рәистәше Россия Банкының Илкүләм түләү системасы департаменты директоры Алла Бакина булырга тиеш.

Рәис урынбасары итеп РФ Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсе бүлекчәсе – ТР буенча Милли банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин, ә сәркатибе итеп Ак Барс банкының инновацияләр буенча директоры Марсель Гафаров билгеләнде.

Элегрәк Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина регулятор цифрлы рубльне массакүләм эшләтеп җибәрүне 2025 елның җәеннән соңрак вакытка күчерелүе турында игълан иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International