2025 елның гыйнвар-февралендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 27,9 млрд.сум күләмендә керемнәр керде, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 16,7% тәшкил итә. Керемнәрне җирле бюджетларга туплау динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елның гыйнвар-февраль айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елның гыйнвар-мартында көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чарада «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча үсеш тенденциясе күзәтелгән. 2025 елның гыйнвар-февраль айларында республиканың җирле бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр узган ел белән чагыштырганда 104,7% тәшкил иткән.
2025 елның гыйнвар-февраль айларында кергән керемнәр һәм ел башына калган акчалар бюджетларның чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин иткән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар да тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, җирле бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
«Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелек туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, бюджетларның баланслылыгы өчен, бер үк вакытта бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тотып, салымнарны максималь туплауны тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы финанс министры.