Модель китапханәләр төзү буенча чаралар дәвам итә

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла торган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2025 елда модель китапханәләр төзү буенча чараларны дәвам итү планлаштырыла.

Агымдагы елда Арча, Бөгелмә һәм Кукмара муниципаль районнарында 4 модель китапханә төзү планлаштырыла. Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 39 000,1 мең сум каралган, шул исәптән 30 810,0 мең сум федераль бюджет хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International