2025 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проектка кергән чараларының берсе – гомуми белем бирү оешмаларының предмет кабинетларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү.
Бу максатларга агымдагы елда 131,7 млн.сум юнәлдерү планлаштырыла, шул исәптән федераль бюджеттан килә торган акчалар исәбенә 104,1 млн. сум.
Акчалар «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» һәм «Хезмәт (Технология)» укыту предметлары буенча төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен кабинетларны матди-техник җиһазландыруга юнәлдереләчәк.