Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 35% ка үтәлгән - 1 млн 145 мең кв. м тапшырылган

2025 елның 22 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Торак төзелешенә килгәндә, 22 мартка еллык план 35%ка үтәлгән, 1 млн 145 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 4%ын тапшырган. Төзелгән 15 күп фатирлы йортның гомуми мәйданы 61 мең кв. метрдан артып китә.

Еллык планның социаль агым өлешендә үтәлеше 32%ка бәяләнә. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 4се файдалануга тапшырылган.

Аларның гомуми мәйданы - 52 мең кв. м. Гадәттәгечә иң югары темпларны индивидуаль торак төзүчеләр күрсәтә - 1 млн 31 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International