Экстракорпораль аталандырылу ысулы белән баласызлыкны дәвалауга чыгымнарны арттыру турында

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында 2025 елга баласызлыкны мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән экстракорпораль аталандыру ысулы белән дәвалауга чыгымнар 2 465 процедура үткәрүгә 268 342,80 мең сум күләмендә каралган.

Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге максатларга чыгымнарны арттыру турында карар кабул ителде.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ярдәмче репродуктив технологияләр (экстракорпораль аталандыру) кулланып медицина ярдәме күрсәтүгә 730 өстәмә процедурага Татарстан Республикасы бюджетыннан 40 549,0 мең сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International