«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында төбәк һәм муниципаль музейларны техник яктан тәэмин итүгә 17 554,5 мең сум чаралар каралды, шул исәптән федераль бюджет хисабына чаралар 13 868,0 мең сум тәшкил итә.
Әлеге чаралар «Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесен һәм «Кукмара муниципаль районының Туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесен техник җиһазлауга тотылачак.