Кече технологик компанияләр "ачкыч минус 7%" ставкасы буенча ташламалы кредитлар ала алачак. 2025 елга мондый предприятиеләрне ташламалы кредитлау программасы буенча гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр иттеләр Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе матбугат хезмәтендә.
2025 елда кредитны 100 млн сумнан 4 млрд сумга кадәр керемле һәм ике ел эчендә 10% табыш үсеше темпы булган кече технологик компанияләр ала ала. Кредитлауны Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең бүлендек банкы - МСП Банк башкара. Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.
Программа кысаларында 2025 елда МСП Банк Россия Банкының төп ставкасы еллык 10% тан артык булганда "ачкыч минус 7%" ставкасы буенча 7 млрд сум кредит бирәчәк. Үзәк банк ставкасы 10% һәм аннан түбән булганда кредитлар 3% фиксацияләнгән ставка буенча биреләчәк.
Югары технологияле, инновацион кече һәм урта эшмәкуарлыкны ташламалы кредитлау программасы 2022 елның апреленнән гамәлгә ашырыла. 2024 елның 1 февраленнән программа кече технологик компанияләргә кагыла, шул ук вакытта 2024 елның 1 августыннан әлеге программа буенча ташламалы кредитларны бары тик кече технологик компанияләр генә рәсмиләштерә алачак. 2022 елдан 2024 елга кадәр программаның гамәлдә булу чорында 286 компания 48,2 млрд сумлык кредит алган.