Татарстан Финанс министрлыгы тарафыннан 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны, шулай ук еллык хисап белән бер үк вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшырылырга тиешле башка документларны формалаштыру эше тәмамланды.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 594,3 млрд сум тәшкил итте. Чыгымнар буенча 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты 578,3 млрд сум күләмендә үтәлде (керемнәр чыгымнардан 16,0 млрд сумга артып китте).
Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 97 маддәсе нигезендә бюджет үтәлеше турындагы еллык хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советында каралганчы Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан тикшерелергә тиеш.
Татарстан Республикасы Бюджет кодексының күрсәтелгән маддәсенең 3 пунктын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы еллык хисап барлык кирәкле документлар белән бергә 2025 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан тышкы тикшерү үткәрү һәм аңа бәяләмә әзерләү өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасына юлланды.
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә әзерләү Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан 1,5 айдан артмаган вакыт эчендә гамәлгә ашырыла.