Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан барлыгы 6,6 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 9,4%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: субсидияләр – 2,6 млрд сум, субвенцияләр – 2,5 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 1,3 млрд сум, федераль фондлардан кергән чаралар – 165,8 млн сум.
Кергән әлеге федераль чаралар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми суммасы 70,0 млрд сум тәшкил итә.