2025 елда Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты составына керә торган «Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына аларны гамәлгә ашыруга 3 032,8 млн.сум каралды, шул исәптән федераль бюджет чаралары 2 395,9 млн. сум тәшкил итә.
Әлеге чаралар Татарстан Республикасының сәламәтлек саклауның беренчел звеносы объектларын капиталь төзүгә һәм капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк.