2025 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 4,8 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 11 процентын тәшкил итте. Иң зур чыгымнар түбәндәге илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырылды:
- “Гаилә” – 3,5 млрд сум;
- “Яшьләр һәм балалар” – 914,2 млн сум;
- “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” – 120,9 млн сум;
- “Дәвамлы һәм актив тормыш” – 131,1 млн сум.
2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,6 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралды, шулардан 24,7 млрд сумы – федераль бюджет һәм 19,9 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары.