Татарстан Республикасы мәдәниятенә федераль бюджеттан күрсәтелә торган ярдәм чаралары исемлеге ел саен киңәйтелә. Быелдан башлап Татарстан Республикасында Россия Федерациясе төбәкләренең 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларына килгән (күченгән) 20 мәдәният хезмәткәренә 1 млн. сум түләү биреләчәк.
Күрсәтелгән түләүләрнең 58% ы федераль бюджеттан финанслана. Чаралар әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында каралды.