2025 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыруга 2 543,7 млн. сум юнәлдереләчәк

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында «Балалар һәм яшьләр ялын оештыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла, ул балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы бюджетында «Балалар һәм яшьләр ялын оештыру» төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2 531,5 млн.сум каралды. Шулай ук 2025 елда муниципаль берәмлекләр бюджетлары хисабына югарыда күрсәтелгән максатларга 12,2 млн.сум юнәлдереләчәк.

2025 елда 220 687 баланы түбәндәге юнәлешләр буенча ял иттерү һәм савыктыру планлаштырыла.:

- шәһәр яны лагерьларында сменалар (7-21 көн);

- шәһәр яны лагерьларында, шул исәптән Кара диңгез ярында профильле сменалар (7 - 18 көн);

- палатка тибындагы лагерьларда профиль сменалары (7 - 21 көн);

- мәктәп яны лагерьларында сменалар (7 көннән 21 көнгә кадәр);

- хезмәт һәм ял лагерьларында сменалар (18 көн);

- шифаханә-курорт оешмаларында сменалар (24 көн);

- физкультура-сәламәтләндерү чаралары, шулай ук спартакиадалар, иҗади конкурслар, слетлар, фестивальләр, балалар һәм яшьләр форумнары, укыту программалары, вожатыйлык осталыгы мәктәпләре, семинарлар һәм балалар һәм яшьләр ялын оештыру кысаларында үткәрелә торган башка чаралар (3-12 көн).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International