Татарстан Финанс министрлыгы: 2025 елның 1 апреленә салымнар буенча бурыч 12,3 млрд. сум тәшкил итте

2025 елның 18 апреле, җомга

2025 елның 1 апреленә салымнар буенча бурыч 12,3 млрд.сум тәшкил иткән.  1 апрельгә булган салымнар буенча бурычларның гомуми суммасында иң зур өлешне оешмаларның табышына салым алып тора – 42%, 24% физик затларның кеременә салымга, 11% физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә. Әлеге мәгълүматларны 1 апрельгә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү максатларында башкарыла торган эшләр мәсьәләләре буенча муниципалитетлар белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Киңәшмәдә шулай ук Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Алла Анфимова сүзләренчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч шул ук дәрәҗәдә калган.

Шул ук вакытта аерым салымнар буенча сизелерлек үсеш күзәтелгән:

- табышка салым 218,1 млн. сумга (яисә 4% ка);

- салым салуның гадиләштерелгән системасы 232 млн. сумга (яисә 23%);

- һөнәри керемгә салым 44,1 млн. сумга (яисә 28% ка).

 "Узган ел белән чагыштырганда бурыч дәрәҗәсе 18 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында артты. Югары Ослан районында, Казан һәм Яр Чаллыда үсеш шактый", - дип билгеләп үтте Алла Анфимова.

Киңәшмә барышында югарыда күрсәтелгән муниципалитетлар вәкилләре тыңлап үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International