«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ санлы һәм «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2022 елның 25 февралендәге 17-ФЗ санлы федераль законнар нигезендә Татарстан Республикасында эксперимент тәртибендә “Һөнәри керемгә салым” һәм «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимнары гамәлдә.
Татарстан Республикасы бюджетына салымнар буенча керемнәр, әлеге режимнарны кулланучы салым түләүчеләр саны артуга бәйле рәвештә, ел саен арта бара. Әлеге салымнардан бюджет керемнәре 2025 елның 1 кварталында 666,3 млн.сум тәшкил итте, шул исәптән һөнәри керемгә салым буенча 619,9 млн. сум (2024 елның 1 кварталына керемнәр 40% ка артты) һәм автоматлаштырылган гадиләштерелгән система буенча 46,4 млн. сум (2024 елның 1 кварталына керемнәр 52% ка артты).