2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы икътисады, социаль өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль идарә тармакларының алга киткән мәгълүмат технологияләре карарлары» яңа төбәк проекты эшләнде.
Проектны гамәлгә ашыру срогы 2025 елдан 2029 елга кадәр 5 елга каралган, финанслауның гомуми күләме 5,0 млрд.сум тәшкил итә.
Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль идарәсен комплекслы цифрлаштыруны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы икътисады һәм социаль өлкәсе тармакларына, дәүләт һәм муниципаль идарәгә ясалма интеллект технологияләрен һәм нейрочелтәрләрне кертеп җибәрү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү өчен электрон сервисларны үстерү, белешмәләрне интеграцияләү һәм баету, шулай ук алдынгы мәгълүмат системаларын булдыру һәм үстерү.
Яңа региональ проект мәгариф, медицина, иминлек, сәнәгать, экология, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, транспорт, элемтә, дәүләт идарәсе кебек өлкәләрдә алга киткән цифрлы технологияләрне кереп җибәрүгә юнәлдерелгән.