Алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау турында

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2025 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам ителә.

Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскида эшләп килә. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнә.

2025 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 16 проект каралды, 1се буенча уңай бәяләмә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган проект буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International