Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2025 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.
Барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чыгышы вакытында Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 161,2 млрд.сум кергән. Салым һәм салым булмаган керемнәр 140,1 млрд.сум күләмендә күчерелгән, шул исәптән республика бюджетына – 121 млрд. сум, җирле бюджетларга – 19,1 млрд. сум.
"Берләштерелгән бюджетның тупланган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урында тора", - дип билгеләп үтте Татарстан финанс министры.
Аерым алганда, өч айда табышка салым 55,9 млрд.сум тәшкил иткән. 1 кварталда физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 38,1 млрд. сум күләмендә кергән. Оешмалар мөлкәтенә салым Татарстан Республикасы бюджетына 1 кварталда 11,3 млрд. сум күләмендә кергән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 15,3 млрд.сум тәшкил итте: республика бюджетына – 13,0 млрд. сум; җирле бюджетларга – 2,3 млрд. сум.
2025 елның 1 кварталында бюджетның чыгым өлеше үтәлеше турында сөйләгәндә Марат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 107 млрд.сум тәшкил итте дип белдерде. Республика бюджеты чыгымнары – 82,6 млрд.сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 49,3 млрд. сум тәшкил иткән.
«Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 кварталда кергән керемнәр хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте идарә башлыгы.
2025 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 44,6 млрд сум тәшкил итә.
Бюджет үтәлеше буенча төп бурычлар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы финанс министры 2025 елга куелган бурычлар агымдагы вәзгыятьне исәпкә алырга тиеш дип ассызыклады. Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелек туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, бюджетларның баланслылыгы өчен, бер үк вакытта бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тотып, салымнарны максималь туплауны тәэмин итәргә кирәк. 2026-2028 елларга бюджетны вакытында һәм сыйфатлы формалаштыру да агымдагы елның мөһим бурычы булып тора.