Татарстан Республикасы бюджетында муниципаль һәркем файдалана алырлык китапханәләрнең һәм дәүләт үзәк китапханәләренең китап фондларын туплауга ел саен 18 млн.сумнан артык акча карала.
Ел саен Татарстан Республикасында федераль бюджеттан субсидияләр исәбеннән муниципаль һәркем файдалана алырлык китапханәләрнең һәм дәүләт үзәк китапханәләренең китап фондларын туплау гамәлгә ашырыла. Киләсе өч елга әлеге максатларга түбәндәге күләмнәрдә чаралар каралды:
2025 елга – 18 358,5 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 10 647,9 мең сум);
2026 елга – 19 415,3 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 10 484,2 мең сум);
2027 елга – 25 676,6 мең сум (шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 12 581,5 мең сум).