Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика бюджеты чаралары хисабына шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга савым сыерлары һәм кәҗәләр асрау өчен дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.

Акчалар савым сыерларын һәм кәҗәләрне асрауга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия рәвешендә 1 сыерны асрауга 6,3 мең сум күләмендә ставкадан чыгып, шулай ук 1 ана кәҗә һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә бәтиен асрауга 1,0 мең сум күләмендә субсидия ставкасыннан чыгып биреләчәк.

2025 елда дәүләт ярдәменең гомуми күләме 534,0 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International