2025 елда Татарстан Республикасында «Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затларга еллык акчалата түләүләрне ирештерү дәвам итә

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

«Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» 2012 елның 20 июленнән 125-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә «Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затларга ел саен акчалата түләү билгеләнгән. 2025 елда түләү күләме 18 207,64 сум тәшкил итә.

«Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән затларга еллык акчалата түләү бирү чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына керә торган субвенцияләр исәбеннән гамәлгә ашырыла.

«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы» идарә тармагы буенча 2025 елга 229 732,8 мең сум каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International