2025 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан республика сәламәтлек саклау тармагының мәгълүмат системаларының сервер җиһазларына техник ярдәм күрсәтүгә чаралар бүлеп биреләчәк.
Ассигнованиеләр күләме 82,6 млн сум тәшкил итәчәк. Чаралар төп медицина системаларының түбәндәге сервер җиһазларына ярдәм итү һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен каралды:
- “Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме белән идарә итү”,
- “Татарстан Республикасының бердәм кардиологы”,
- “НексМед” лаборатор мәгълүмат системасы,
- “Медицина сурәтләренең үзәк архивы”.