2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында индустриаль парклар һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеле булды

2025 елның 2 мае, җомга

Республикада 4 индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк төзү буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла:

- “Алабуга” МИЗ” – 18 резидент;

- “Алабуга-2. Нефть химиясе” – 9 резидент;

- “ИнноПарк” – 15 резидент;

- “Лаеш” – 9 резидент;

- “Этилен-600” – 1 резидент.

2024 ел йомгаклары буенча инвестиция проектлары паспортларында билгеләнгән күрсәткечләр (тулаем керем, резидентлар саны һәм югары җитештерүчән эш урыннары булдыру, тулаем өстәлгән бәя) үтәлгән.

Шулай ук индустриаль парклар резидентларының федераль бюджетка салым һәм таможня түләүләре һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым керемнәре күрсәткечләре дә үтәлә. 2024 ел йомгаклары буенча парклар резидентлары тарафыннан федераль бюджетка 52 836,3 млн. сум күләмендә салым һәм җыемнар күчерелгән, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына – 20 380,6 млн. сум кергән.

Инвестиция проектлары паспортларында билгеләнгән күрсәткечләрне үтәү индустриаль парклар һәм югары технологияләр өлкәсендә технопарк инфраструктурасы объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә чыгымнарны федераль бюджет акчалары исәбеннән вакытында һәм тулысынча каплауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International