“Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 120 892,8 мең сум күләмендә чаралар каралган, шуларның 95 505,3 мең сумын федераль бюджеттан субсидияләр тәшкил итә, 25 387,5 мең сумы Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән бирелә.

Күрсәтелгән чаралар исәбеннән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрдә “Сакчыл җитештерү” юнәлеше буенча хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектлары гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International