2025 елның июнендә Татарстан Республикасында VIII Халыкара Алтын Урда форумы узачак.
Чаралар бер үк вакытта республиканың ике шәһәрендә: Татарстан башкаласы Казан һәм Болгар шәһәрләрендә узачак. Программаның мөһим элементлары булып Алтын Урда тарихы буенча халыкара җәйге мәктәп һәм Россия белән Казахстан тарихчыларының уртак эш төркеме утырышы торачак.
Күрсәтелгән чараларны уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 3 412,5 мең сум бүлеп бирелде.