“Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проектының “Номер фондын, инфраструктураны һәм яңа җәлеп итү нокталарын булдыру” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектының “Номер фондын, инфраструктураны һәм яңа җәлеп итү нокталарын булдыру” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итә.

«Номер фондын, инфраструктураны һәм яңа җәлеп итү нокталарын булдыру» федераль проектының чаралары туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән һәм үз эченә җиһазлар һәм инвентарь сатып алу, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен туристлык объектларында уңайлы туристлык мохитен үстерү, кемпинг-урнашу объектларын һәм кемпстоянкаларны булдыру, вакыйгалы чараларга ярдәм итү һәм аларны алга җибәрү проектларын ала.

“2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законында “Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты” идарә тармагы буенча 2025 елга 279,55 млн сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 220,85 млн сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 58,71 млн сум. Финанслашуның иң чик дәрәҗәсе федераль бюджеттан – 79 %, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 21 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International