Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе МСП.РФ цифрлы платформасында эшмәкәрләр өчен социаль челтәр эшләтеп җибәргән. Шәхси кабинетларда 1,2 миллионнан артык кулланучы өчен хәзер үз бизнесы турында мәгълүмат белән гавами битләр булдыру функциясе һәм махсус мессенджерда үзара аралашу мөмкинлеге булдырылган. Бу хакта корпорация матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мондый ресурс бизнесны алга җибәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирер һәм эшлекле даирәдә элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәр дип көтелә. МСП.РФ кулланучылары булып 1,2 миллионнан артык эшмәкәр һәм үзмәшгуль граждан исәпләнә, аларның һәрберсе теркәлү вакытында "Госуслуги" порталы аша верификация уза.
МСП.РФта 30га якын онлайн-сервис бар. Шулар арасында – түләүсез укыту, документлар конструкторлары, товар билгесен теркәү, контрагентны тикшерү, шулай ук федераль һәм төбәк ярдәм чараларын кулланып финанслау алу. Процессны тулысынча цифрлаштыру нәтиҗәсендә, барлык этапларны – гариза бирүдән алып хезмәт күрсәтү турында актка кул куюга кадәр – төбәк хакимият органнарына яки бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмаларына шәхсән барып тормыйча онлайн узарга мөмкин.