Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы ел азагына кадәр 2030 елга хәтле озак вакытка бюджет стратегиясен эшләп чыгарачак һәм Хөкүмәт карамагына тапшырачак. Стратегия РФ Икътисад үсеше министрлыгыны фаразларына нигезләнәчәк, дип белдерде Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов. Ноябрь башында РФ Икътисад үсеше министрлыгы Эчке тулай продуктының уртача елена 2,5% үсешен күздә тоткан икътисадның консерватив үсешенең 2030 елга фаразның гадиләштерелгән вариантын әзерләгән иде.
"Фараз бар. Ул консерватив", - диде Силуанов.
Әлеге фараз Финанс министрлыгы өчен озак вакытка бюджет стратегиясе өчен кирәк диде ул, Ә стратегия нигезендә дәүләт программаларының мөмкин кадәр күплеген белер өчен кирәк. "Ел азагына кадәр без аны тәкъдим итәргә тиеш", дип билгеләп узды министр.