Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россиядә 2013 ел нәтиҗәләе буенча инфляция хакимиятнең рәсми фаразыннан 0,2% артып 6,2% тәшкил итәргә мөмкин диде. "Октябрьдә бәяләр фаразланганнан күбрәккә артты, шуңа күрә инфляция 6% артыграк булачак. Алтыдан 6,2% булырга мөмкин дип уйлыйбыз без", - диде Силуанов журналистларга.
Моннан алда, чәршәмбе көнне РФ Икътисад үсеше министрлыгы Алексей Улюкаев та бу турыда әйтеп узган иде.