2025 елның 1 маена федераль бюджеттан 12,5 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 12,5 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 17,8%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:

субсидияләр – 7,5 млрд сум,

субвенцияләр – 3,2 млрд сум,

башка бюджетара трансфертлар – 1,7 млрд сум,

федераль фондлардан кергән чаралар – 165,8 млн сум.

Кергән федераль акчалар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелде.

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керүе планлаштырылган акчаларның гомуми суммасы 70,0 млрд сум тәшкил итә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International