Агымдагы елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тикшерүгә “2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан Республикасы законы проекты кертелде.
2024 елда керемнәр буенча Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 594,3 млрд сум тәшкил итте. Чыгымнар буенча 2024 елда Татарстан Республикасы бюджеты 578,3 млрд сум (керемнәр чыгымнардан 16,0 млрд сумга артып китте) күләмендә үтәлде.
Татарстан Республикасы законы проектын Татарстан Республикасы Дәүләт советы 2025 елның 11 июнендә тикшерәчәк.