Татарстан Республикасы белән “Лукойл” компаниясе арасында күптән инде тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан һәм ныгый бара. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Нефть компаниясе “Лукойл” ААҖ президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә Татарстанга карата күптәнге игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. “Лукойл” компаниясе – ул безнең нефть чыгарудагы партнерыбыз гына түгел, ә Татарстанда җитештерелә торган сәнәгать продукциясен кулланучы да, шулай ук предприятиеләргә чимал китерүче дә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, ул бүгенге көндә “Лукойл” Түбән Кама нефть химиясе” ААҖгә чимал китерә, шулай ук компания яңа этилен комплексын да чимал белән тәэмин итәр дип ышаныч белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов “Лукойл” компаниясенең Казан федераль университеты (КФУ) белән актив хезмәттәшлек иткәнен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта югары уку йортының фәнни базасын ныгыту процессы бара, шул исәптән геологик блокта да, дип искәртте ул, КФУ белгечләре исә нефть ятмаларында кулланылачак технологияләрне эшлиләр.
Икътисадый мәсьәләләр һәм нефть чыгару белән бергә, сез тарих һәм мәдәният өлкәләренә ярдәм итәргә дә онытмыйсыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, сезнең компания Свияжск утрау-шәһәрчеген һәм борынгы Болгар шәһәрен торгызудга бик зур өлеш кертте. Ул бүген Татарстан Республикасында "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектларының IV конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачагын да билгеләп үтте.
Стратегик мәсьәләләр буенча безнең фикерләр туры килә, дип әйтте Вахит Алекперовка мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов, бу – салым мәсьәләләре, федераль хөкүмәт белән эшләү мәсьәләләре. Ул нефть чыгаруга инвестицияләр һәм заманча технологияләрне куллану нефть державасы исемен саклап калырга ярдәм иткәнен дә билгеләп үтте.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, артык үзле нефтьне эшкәртү буенча тәкъдимнәр хупланды, һәм бүген нефть эшкәртү тармагы конкуренциягә чыдам булсын өчен бөтенесен дә эшләргә кирәк.
Үз чиратында, “Лукойл” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вахит Алекперов хәбәр иткәнчә, ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның нефть тармагына карата аеруча җитди карарлар кабул итү турындагы фикерен хуплый.
Якындагы ун елда инвестицияләр күләмен дә, җитештерү күләмнәрен дә арттырырга җыенабыз, диде Вахит Алекперов. Бүген компания, импорттан баш тартып, үз эшчәнлегендә тулысынча Казан компрессорлар заводы продукциясеннән файдаланырга җыена.
“РИТЭК” ААҖнең Татарстан Республикасындагы эшчәнлеге турында нотык белән “Лукойл” нефть компаниясе” ААҖ вице-президенты, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев чыгыш ясады. Ул компаниянең Татарстан Республикасында 1995 елдан бирле эшләп килүен билгеләп үтте. Компаниянең республиканың 11 муниципаль берәмлегендә 15 ятмасы бар, нефть скважиналарның эксплуатацион фонды 500дән артык. Николай Николаев әйтүенчә, 2013 елда нефть чыгару 960 мең тонна тәшкил итәчәк, 2014 елда 1 млн. тонна дәрәҗәсенә күчү карала.
2013 елда берничә яңа ятма ачылган, шуларның берсе – Мамадыш районында. 2013 елда инвестицион чыгымнар – 2972 млн. сум, 2014 елга фараз – 3366 млн. сум.
Николай Николаев компаниянең экология өлкәсендәге эшчәнлеге турында да сөйләде.
“Лукойл-Уралнефтепродукт” ААҖ генераль директоры Марат Хәсәнов Татарстан территориясендә автомобильләргә ягулык салу станцияләре үсеше перспективасы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада 27 АЗС урнашкан, 2013 ел азагына аларның саны артачак.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм “Лукойл” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вахит Алекперов Татарстан Республикасы белән “Лукойл” НК арасындагы хезмәттәшлек турында килешү беркетмәсенә имза салдылар.