2025 елның 1 маена Татарстан Республикасында 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 9,4 млрд сум тәшкил итте

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 1 маена 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 9,4 млрд сум тәшкил итте (еллык билгеләнешләрнең 21,1 проценты). Иң зур чыгымнар түбәндәге илкүләм проектлар буенча гамәлгә ашырылды:

- “Гаилә” – 4,8 млрд сум;

- “Яшьләр һәм балалар” – 1,9 млрд сум;

- “Озын һәм актив тормыш” – 1,2 млрд сум;

- “Тормыш өчен инфраструктура” – 912,2 млн сум;

- “Кадрлар” – 248,8 млн сум;

- “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад” – 120,9 млн сум.

2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,6 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралды, шулардан 24,7 млрд сумы – федераль бюджет чаралары исәбеннән һәм 19,9 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International