Ел саен 18 майда Татарстан Республикасында Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын республика музей фондларының байлыгына җәлеп итү максатыннан, бу көнне Татарстан музейлары төрле чаралар үткәрә.
Татарстанда музей эшенә ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән республика һәм федераль программалар эшләп килә. Алар Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябрендәге 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, 2025 елда «Музей эшен үстерү өчен шартлар тудыру» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыруга 1 414 016,4 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирү планлаштырыла. Бу чаралар дәүләт музейлары эшчәнлеген тәэмин итүгә, аларның матди базасын ныгытуга, мәдәни-мәгариф акцияләрне уздыруга һәм барлык кешеләр өчен мәдәни кыйммәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдереләчәк.