Фәнни-техник прогресска һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә дәүләт ярдәме сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларын финанслау дәвам итә.
Әлеге программалар республиканың мәгариф учреждениеләре – А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ һәм «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты базасында гамәлгә ашырыла.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе буенча Татарстан Республикасы бюджетында 550,0 млн. сум каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан башлап «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проекты чаралары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Лидерлар буыны өчен университетлар» федераль проектына кертелде.