«Безнең иң яхшы методист» грантын бирү

2025 елның 20 мае, сишәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәләренең методистларына һәм мәгълүмат-методика бүлекләре җитәкчеләренә грант ярдәме күрсәтү дәвам итә.

«Безнең иң яхшы методист» грантын бирүнең максаты – мәгълүмат-методика бүлекләре җитәкчеләрен, методистларын һәм өлкән методистларын укыту-методика өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүгә этәрү.

Конкурста сайлап алуда җиңүчеләргә бер мәртәбә 150,0 мең сум күләмендә грант түләнә. Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 52,6 млн. сум күләмендә чаралар юллау каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International