Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика алкоголь продукциясе җитештерүчеләре белән киңәшмәләр узды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

2025 елның 20 маенда Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахмановның республикада алкоголь продукциясе җитештерүчеләре – «Татспиртпром» АҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, «Белый Кремль» сыра заводы» ҖЧҖ һәм «Болгарпиво» ААҖ вәкилләре белән киңәшмәләре узды.

Киңәшмәләрдә компанияләрнең 2025 елның 4 аендагы эшчәнлеге йомгаклары, 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына түләүләрнең күләмле, финанс-икътисадый күрсәткечләрен бәяләүләр каралды.

Шулай ук компанияләр 2025 ел буенча эшчәнлек күрсәткечләренең һәм бюджетка түләүләрнең төгәлләштерелгән фаразларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International