Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә.
Аны төзүгә бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме ике ел эчендә 849,6 млн.сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән 607,9 млн. сум карала.
Объект төзелешен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.