Татарстан Финанс министрлыгында ТР берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре исәбенә кергән компанияләр белән очрашулар узды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахмановның Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым түләүче иң эре компанияләр вәкилләре белән очрашулары дәвам итте.

2025 елның 21 маенда киңәшмәләрдә 10 предприятие вәкилләре катнашты. Алар арасында – «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Түбән Кама шина» ГАҖ, «Түбән Кама йөк машиналары шиннары заводы» ҖЧҖ, «Кама» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ.

Киңәшмәләрдә компанияләрнең 2025 елның 4 аендагы эшчәнлеге йомгаклары, 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына түләүләрнең күләмле, финанс-икътисадый күрсәткечләрен бәяләүләр каралды.

Шулай ук компанияләр 2025 ел буенча эшчәнлек күрсәткечләренең һәм бюджетка түләүләрнең төгәлләштерелгән фаразларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International