Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры структурасында кеше организмында алкоголь, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр булуын ачыклау максатыннан биологик үрнәкләргә химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрү өчен булдырылган клиник-диагностик лаборатория эшләп килә. Яңа синтетик наркотик һәм психотроп кушылмалар барлыкка килү сәбәпле, аларны бары тик газлы хромато-масса-спектрометрия методы белән генә ачыклау мөмкин. Шуңа бәйле уздырыла торган тикшеренүләр саны шактый артты.
Лабораториянең җитештерүчәнлеген арттыру һәм химик-токсикологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен әзерләү вакытын киметү өчен Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан медицина тикшеренүләре уздыру өчен ясалган заманча аппарат-программа комплексын сатып алу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 12,5 миллион сум күләмендә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.