Гражданнарны Озак сроклы акча җыю программасында катнашуга җәлеп итү кысаларында мәгълүмати кампания үткәрү турында

2025 елның 16 мае, җомга

Татарстан Республикасында гражданнарны Озак сроклы акча җыю программасында катнашуга җәлеп итү кысаларында мәгълүмати кампания үткәрүне тәэмин итү буенча эш дәвам итә.

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә, катнашуга республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, Татарстан Республикасында эре эш бирүчеләр арасыннан кызыксынган затларның киң даирәсен җәлеп итеп, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының милли ассоциациясе вәкилләре белән күчмә киңәшмә уздыру мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International