Татарстан Финанс министрлыгы: 2025 елның 1 маена салымнар буенча бурыч 13,7 млрд. сум тәшкил итте

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елның 1 маена салымнар буенча бурыч 13,7 млрд.сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычның күләме 2,8 млрд.сумга яки 26% ка артты. Бу хакта Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган муниципалитетлар вәкилләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Төп үсеш түбәндәге салымнар буенча күзәтелә:

- табышка салым 1 184,3 млн. сумга (яисә 30% ка);

- салым салуның гадиләштерелгән системасы 1 108,8 млн. сумга (ике тапкырдан артыкка);

- физик затлар кеременә салым 457,7 млн. сумга (яисә 15% ка)

- оешмалардан транспорт салымы 104,9 млн. сумга (яки 60% ка);

- һөнәри керемгә салым 75,4 млн. сумга (яки 56%);

- оешмалардан җир салымы 61,8 млн. сумга (яисә 11% ка);

- акцизлар 61,1 млн. сумга (яки дүрт тапкырга);

- оешмалардан мөлкәткә салым 16,7 млн. сумга (яисә 3% ка);

Салымнар буенча 1 майга иң зур өлешен табышка салым алып тора – 37%, 25% – физик затлар кеременә салымга, 14% – салым салуның гадиләштерелгән системасына, 10% – физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә.

«Узган ел белән чагыштырганда үсеш 37 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында барлыкка килде, иң зур арту Югары Ослан, Түбән Кама районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә», - дип билгеләп үтте Алла Анфимова.

Киңәшмә барышында шулай ук бурычлары сизелерлек арткан аерым муниципаль районнар вәкилләре дә тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International