2025 елның 1 маеннан «Сәламәтлек саклау» тармагында медицина һәм башка хезмәткәрләрнең окладлары 10% ка артты.
Әлеге карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 25 апрелендәге 323 номерлы карарында беркетелгән. Ул республика башкарма хакимият органнары карамагындагы медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү системасын регламентлаштыра.
Әлеге чараны финанслау тулысынча 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты хисабына тәэмин ителде.