Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахмановның Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 105 еллыгы уңаеннан котлавы

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының 105 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

Бу дата министрлык өчен әһәмиятле вакыйга гына түгел, ә данлы тарихның дәвам итүен, безгә кадәр хезмәт куйган финансчылар буыннары тапшырган һөнәри традицияләребезнең күпьеллык үсеш юлын гәүдәләндерә торган мөһим бәйрәмнәребезнең берсе. Шуңа бәйле, бүгенге финанс системасының ныклыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин иткән тәҗрибәле ветераннарыбызга аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Бүген без югары дәрәҗәдәге компетенциягә ия, үтә җаваплы һәм хезмәт сөючән финанс органнарында эшәләүче хезмәттәшләребез белән горурланабыз. Күп мөһим казанышларга сезнең хезмәтегез, тәҗрибәгез һәм белемегез нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булды. Бу сыйфатлар дистәләрчә еллар дәвамында Татарстан финанс системасы хезмәткәрләренең визит карточкасы булып кала бирә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең һөнәри осталыгыгыз республиканың якты киләчәгенә алга таба да хезмәт итүен дәвам итүен, иҗат процессы һәм мөһим эшегез нәтиҗәләре сезне һәрвакыт сөендерүен телим. Сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм яңа казанышларга ирешергә насыйп итсен!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы финанс министры

Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов

 

Белешмә. Татарстан Республикасының финанс системасы 1920 елдан башлана. «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия Советлар Үзәк Башкарма комитеты Декреты нигезендә, автономияле республика эшләре белән идарә итү өчен, 1920 елның 27 маенда 10 халык комиссариаты раслана. Республиканың Финанс Комиссариатын (Татнаркомфин) төзү турындагы карар шул ук көнне кабул ителә, бу исә республиканың халык хуҗалыгында акча, финанслар һәм башка кыйммәт категорияләрнең беренчел әһәмиятенә бәйле була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International