«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында республиканың төбәк һәм муниципаль китапханәләрен модернизацияләүгә финанслашу чыгымнары каралган. Финанслауның гомуми күләме 34 862,1 мең сум тәшкил итә.
Акчалар түбәндәгечә бүленде:
федераль акчалар исәбеннән – 27 541,0 мең сум.
Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 7 321,1 мең сум.
Акчалар ике объектка – Мамадыш муниципаль районының һәм Казан шәһәренең китапханә биналарына капиталь ремонт ясауга тотыла. Әлеге чаралар укучылар өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм Татарстан Республикасында мәдәни-агарту эшчәнлеген алга таба үстерергә ярдәм итәчәк.