Ел саен Татарстан Республикасында балаларны савыктыру лагерьларында хокук тәртибен тәэмин итү өчен сак предприятиеләре көче белән саклауны гамәлгә ашыруга акчалар бүлеп бирелә.
2025 елда әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан гомуми күләмдә 29,8 млн.сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән дәүләт сәламәтләндерү лагерьларын саклауга – 10,1 млн. сум, муниципаль сәламәтләндерү лагерьларын саклауга – 19,7 млн. сум.