2025 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 66,2 млрд.сум күләмендә керемнәр керде, бу еллык планлы билгеләнешләргә карата 38,9% тәшкил итә. Керемнәрне җирле бюджетларга туплау динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елның гыйнвар-апрель айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елның гыйнвар-май айларында көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Эштә «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, узган ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр һәм тулаем барлык төп керем чыганаклары буенча үсеш тенденциясе бар. 2025 елның гыйнвар-апрель айларында республиканың җирле бюджетларына салым һәм салым булмаган керемнәр 30,7 млрд.сум яисә еллык планлы билгеләнешләргә карата 35,3% тәшкил иткән.
2025 елның гыйнвар-апрель айларында кергән керемнәр һәм ел башына калган акчалар бюджетларның чыгым йөкләмәләрен үтәүне тәэмин иткән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, җирле бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
«Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелек туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, бюджетларның баланслылыгы өчен салымнарны максималь туплауны тәэмин итәргә, бер үк вакытта бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тотарга кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы финанс министры.